Энҗе Шәрифҗанованың хезмәтен җәмгыять дирекциясе югары бәяли
«Авангард» агрофирмасында тырыш хезмәткәрләр шактый. Шуңа күрә җәмгыятьнең эш нәтиҗәләре дә югары.
Энҗе Шәрифҗанова шундыйларның берсе. Ул озак еллардан бирле Кайбыч товарлыклы-сөтчелек фермасында яңа туган бозауларны тәрбияләп үстерә. Аның карамагында хәзерге вакытта 86 баш бозау исәпләнә. Кирәк булганда, ярдәмгә улы Ильмир дә килә. Без килгәндә ул яшь бозауларга катнаш азык тарата иде.
"Эш шартларыбыз әйбәт, хезмәтебезне җитәкчелек тә дөрес бәяли. Тиешле вакытта ялны да алабыз, хезмәт хакларыбыз яхшы. Яңа Чәчкап авылыннан автобус килеп ала, эш беткәч, вакытында өебезгә дә кайтарып куялар", – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев