“Җинаятьчене эзләү процессы ошый”
Район полиция бүлегендә өлкән лейтенант Азат Миндубаев иң күп җинаятьләр ачкан опервәкил.
Ул 9 ай эчендә 23 хокук бозуда гаеплеләрне ачыклаган һәм тоткарлаган. Шуларның 8е – авыр җинаять кылучылар.
Азат кечкенәдән полицейский булырга хыяллана. Башта әтисеннән, аннары абыйсыннан күреп. Әтисе алдан милициядә эшләгән, ә лаеклы ялга җәза үтәтү инспекциясе инспекторы буларак киткән. Абыйсы да Казанда, опервәкил булып эшләгән.
Азат Миндубаев үзе дә хезмәт юлын 2016 елны Казанда башлый. Алдан юл-патруль хезмәтчелегендә, аннан башка подразделениеләрдә эшләп алгач, 2019 елда җинаятьчеләрне эзләү төркеменә билгелиләр. Өч елдан соң гаилә сәбәпләре аркасында ул яшәргә Буага күченеп кайта, биредәге полиция бүлегендә дә шул вазифада кала.
– Башка юнәлеш буенча китәсем килмәде. Опервәкил эше кызыклы – җинаятьче турында мәгълүматны җыю, фактларны анализлау, эзләү, тоткарлау. Бу вак, тик бик кызыклы эш, - диде өлкән лейтенант.
Шушы “кызыклы” эшне башкарганда каракларны да, наркотик сатучыларны да, үтерүчеләрне дә, кычкыртып талаучыларны да тоткарларга туры килгән. Кайвакытта гомерен куркыныч астына куеп та – пычак белән ташланганнары да, сугышканнары да булган. Берничә факт бигрәк истә калган. Шуларның берсендә ике ир-егет буалы ирдән акча талыйлар. Тегесе бирмәгәч, алдан кыйныйлар, тагын риза булмагач, колагын кисәләр, өстенә бензин сибәләр дә, эшләрен ахыргача башкарачаклары турында янап, чыгып китәләр. Ир бик авырлык белән булса да, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы чакырта. Дәваханә бу хәл турында полициягә шалтырата. Җинаять эше Азат Миндубаевка тапшырыла. Ул алынган оператив мәгълүмат буенча барып, талаучының берсен тоткарлый. Тик икенчесе качып өлгергән була. Анысын эзләү эшенә керешә. Әлегә кадәр дә хөкем ителгән, “чарланган” ир-егет эзне яхшы югалткан була. Ике ай дәвамында эзли аны Миндубаев. Ахыр чиктә “төен чишелә”, җинаятьчене Россиянең кечкенә бер шәһәреннән барып ала.
Наркотик сатучыны тоткарлаганда да шундый ук вак һәм нәтиҗәле эш башкарырга туры килә. Бүлекнең опервәкилләренә Буага Мәскәүдән героин алып кайтучы ир-егет хакында хәбәр килә. Азат Миндубаев бу факт өстендә озак эшләгәч, “агу сатып баючы”ның чираттагы сәфәреннән кайчан кайтуын белә. Тик наркотик сатучы көткән вакытка кайтмый, өлкән лейтенант аны, 7 сәгать засадада утырып, көтә. Ниһаять, автомобиле йорты каршына туктагач, оперативник яшеренгән урыннан аны кулга алырга чыга. Җинаятьче качып котылырга, товарны яшерергә омтыла, тик файдасыз.
Соңгы авыр җинаятьне быел яз башында ача ул. Бүлекнең кизү тору постына шалтыраталар: райондагы авылларның берсендә шәхси йортта хатынкыз мәете ята, дип хәбәр итәләр. Азат Миндубаев вакыйга булган йортка килгәндә мәет янында беркем дә булмый, ул күршеләрдән сораштырып йөри, мәрхүмәнең соңгы вакытта кем белән аралашканлыгын ачыкламакчы була. Шунда берсе аның бу авылдагы бер ир белән бергә кәеф-сафа корырга яратуын әйтә. Оперативник турыдан-туры шул йортка бара һәм тиз арада кулга ала. Җинаятьче качып китәргә өлгерми.
Әлбәттә, без Полиция хезмәткәре көне уңаеннан язмада гына героебыз Азат Миндубаев турында барысын да әйтә алмыйбыз. Тик алда бәян иткәннәреннән дә аңлашыла: мондый егетләр бүлектә эшләгәндә, курыкмыйча яшәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев