“Инәй, Хәния китте, бөтенләйгә китте”, — диде кызым”
Туган ягы - Башкортостанның Тәтешле районында җырчы Хәния Фәрхи вафат булды. Ул 13 июльдә әнисенең хәлен белергә кайткан булган. 27 июльдә Казанга килергә чыккач, кинәт хәле начарланган һәм аны район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Тик соң була. Хәния Фәрхи реанимация бүлегендә мәңгегә күзләрен йома. Табиблар әйтүен-чә, аның тромбы кузгалган. - Казанга...
- Бүген бөтен татар дөньясы, шулай ук җырларым да тирән кайгыда, - дип белдерде Зифа Нагаева. - Хәния - иҗатымның чишмә башы, җырларымның яшьлеге. Мине Хәния композиторы, Хәниянең Зифасы, дип йөртәләр иде. Гаиләләр белән аралаштык. Һәр программада алтышар җыр башкара иде. Иң беренче "Бәхеткә түзеп кара" җырын алар Чаллыда яшәгәндә үзләренә кунакка барганда юлда яздым. Кире кайтканда "Бәхет теләгез безгә" дигән җырны Габделхәй белән матур мәхәббәтләренә багышлап иҗат иттем. Хәния җырларымны халык күңелендә мәңгегә калдырды. Хәния үзен сакламады, күп яклап яндырды. Ирләр сыман нык эшләде. Туктаусыз гастрольләрдә йөрүгә йөрәк ничек чыдасын?! Әлбәттә, сәламәтлегенә тәэсир итми калмагандыр. Эх, Хәния, җырлыйсы да җырлыйсы иде бит. Оҗмах түрендә иң зур йөрәкле сандугач булып сайрап торырга язсын сиңа
- Без Хәния белән - сабакташлар. Казанда театр училищесында бергә укыдык, - диде Барда телерадиокомпаниясе директоры Җәүһәрия Габделхакова. - Авыр вакытларда, елыйк мәллә, дип әйтә иде дә, әй, еламыйк әле, Җәүһи дустым, җырлыйк, дия иде. Шуңа күрә без дә еламыйк. Хәниянең җырларын җырлап яшик. Бәгырьләрне телеп, йөрәкләрне әрнетеп, ярып киттең Хәния. Ходай бар гөнаһларыңны кичерсен. Оҗмах түренә сиңа җырлап керергә язсын!
- Барыгызга да бик зур рәхмәт. Безнең кебек кайгы күрмәгез. Алты баладан (өч кыз, өч малай) икәү генә калдык. Хәния апа сәхнәнең генә түгел, гаиләбезнең йолдызы иде, - дип елап сөйләде җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә ханым.+
Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев, тиздән Тәтешледә ачылачак Хәния гаиләдә өченче бала иде. Холкы, сөйләшүе нәкъ әтисенеке кебек. Җырчы булуына ирем Фәрхлислам каршы килде. Бухгалтер итеп күрергә теләде. Ләкин Хәния кечкенәдән җыр-моңга тартылды. Әтисе кебек гармунда уйнады. Мәктәпне тәмамлагач, башта Уфага барып карады, үтә алмагач, Мәскәүгә юл тотты. Җырчы булгач, әтисе исемен кыскартып, фамилия ясады. Хәниянең кыз фамилиясе - Әҗмөхәммәтова.
Казанга китәр алдыннан кызым Фирүзәдә идек. Әй ашкынды Хәния, барысыннан алда машинага чыгып утырды. Шуннан мине йортыма китереп куйдылар. Хәния: "Инәй, сине дә Казанга алып китәм. Аннары Мәскәүгә барырбыз. Төшермим", - дип машинада барганда кычкырып көлеп шаяртып та алды. Башка вакытта фотога төшеп, елашып саубуллаша идек. Бу юлы тыныч күңел белән, кичке сәгать 4 тә хәерле юл теләп, озатып калдым. Озак та үтмәде, ике полиция хезмәткәре килеп керде. Алар артыннан Фирүзә кайтты. "Инәй, Хәния китте, бөтенләйгә китте", - ди кызым. Башта аңламадым, ире кайткандыр, дигән уй да кереп алды. Казанга дип чыгып киткән кешене үлгәндер дип ничек уйлыйм?! Һаман ышана алмыйм.зур микрорайондагы (1200 йортка исәпләнгән) иң матур урамнарның берсе Хәния Фәрхи исемен йөртәчәк, дип белдерде. Әлеге хәбәрне якташлар алкышлап кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев