Йөз яшьлек Ватан сугышы ветераны 71 ел бер хатын-кызны яратты
“Үзеңне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә”. Февраль азагында 100 яшен билгеләп үткән сугыш ветераны Зариф Хәйруллин гомер буе әлеге принциплардан тайпылмый яши. Ул шулай ук бердәнбер тормыш гомер буе яраткан.
Бу хакта бүген үзен тәрбияләүче кызы Илсөяр сөйли:
– Алар бер-берсен бик яратып өйләнешкәннәр. Мәхәббәтләре 71 ел буена сүрелмәде. Әниебезнең вафатына дүрт ел була. Әтинең аны искә алмаган бер көне дә юк. “Бибиназирә искиткеч матур, яхшы кеше иде, – ди. Чыннан да, әти белән әни бер-берсенә дә, безгә дә яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Без тату гаиләдә үстек. Кычкырышкан-талашканны бер тапкыр да ишетмәдек. Үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия биргәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле, – ди ул. 40 елдан артык Чуашстан, Чүпрәле һәм туган авылы Кырык Садакта Зариф Нәбиулла улы белем биргән укучыларыннан рәхмәтләр дә бүгенгә кадәр килә. Бибиназирә ханым да гомер буе балалар укыта. 1943 елда 18 яшендә яу кырына китеп, Суслонгер лагерен узган, Румынияне, Бессарабияне, Одессаны азат итү өчен барган сугышларда катнашкан Зариф туган авылына 1949 елда әйләнеп кайта. Шуннан мәктәптә укыганда зиһенле булуы белән аерылып торган егетнең укытучылык хезмәте башлана. Югары белем ала.
– Абый укытучы булгач, без, дүрт энесе, шулай ук белемгә тартылдык. Ул һәрвакыт безгә үрнәк, терәк, горурлыгыбыз булды. Мәктәпкә эшкә урнашкач өй салып бирде. Авылда түбәсе салам түгел, ә тактадан япкан беренче өй иде ул, – дип искә алды энесе Мәгъсүм абый.
Моңа охшаш җылы хатирәләр, гомере юлында башкарган хезмәтләре, яхшылыклары өчен рәхмәт сүзләре, изге теләкләр якыннары күркәм юбилее уңаеннан оештырган тантанада күп яңгырады ул көнне. Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын укыды. Үз исеменнән Бөек Җиңүгә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертүе өчен рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме һәм дөнья хәлләреннән хәбәрдар булуын теләп, телевизор тапшырды. Котлауларын район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская, район мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Илһамия Сабирҗанова, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, авыл җирлеге башлыгы Венера Шәмиева да җиткерделәр. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, биш оныгы, унбер оныкчыгы, туганнары, авылдашлары, элеккеге коллегалары, укучылары җылы сүзләрне яудырдылар гына. Барысы да иң беренче чиратта исәнлек һәм бүгенгедәй актив, позитив булып калуын теләделәр.
– Әти, шөкер, сәламәтлегенә зарланмый. “Мин үземне йөз яшькә тоймыйм”, – ди ул. Дөньяда нинди хәлләр булганын белеп тора. Телевизордан рәсми программаларны калдырмый карый. Газета укырга бик ярата. Аның белән мин дә хоккей җанатарына әверелдем. Оныгы футбол белән шөгыльләнгәч, анысына да вакыт бирәбез. Әти бик төгәл кеше дә. Үзен генә түгел, мине дә контрольли. Хәтта бакчада су сипкәнгә кадәр, – дип елмая Илсөяр апа. Ә якыннарына ул һәрвакыт: “Кешеләрне хөрмәт итегез, алар да шуның белән җавап кайтарачак”, – дип кабатлый. Үзенә, әнә, хәтта күршедәге балалар да тартыла...
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев