Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Иртәгә Буада Донор көне уздырыла. Каны белән бүлешергә теләүчеләрне ЦРБның 2 номерлы поликлиникасында көтәләр

11 сентябрьдә Буа шәһәре, Ефремов урамы, 133 адресы буенча 2 номерлы поликлиникада Республика кан үзәгенең мобиль комплексы кан алу үткәрә.

Пункт 8 сәгать 30 минутта эшли башлый.  Кан бирергә теләүчеләр ике көн алдан менюдан майлы, ачы, тозлы, кыздырган ризыкларны, сөт продуктларын, йомырканы алырга, дарулар һәм алкоголь кабул итмәскә тиешләр. Иртәгә кан бирәсе кичтә җиңелчә кичке аш, иртән печенье, сушки белән татлы чәй яисә суда пешкән майсыз ботка ашарга кирәк.

Унсигез яше тулган, авырлыгы 55 килограммнан ким булмаган, күз күреме +6 дан һәм -6дан зур булмаган кешеләр донор була ала.

Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә кирәк. Кан бирүгә теркәү 12 сәгатькә кадәр башкарыла, беренче тапкыр бирүчеләрнең 10 сәгатькәчә килүләре сорала.

Кан бирү түләүсез. Донорга туклануга 1003 сум һәм ике көн ял алуга белешмә каралагн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев