Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иртәгә Буада шәһәр автобусында йөрү бушлай булачак

9 апрельдә шәһәр маршрут транспорты пассажирларыннан юл йөрү өчен акча алынмаячак.

Ураза бәйрәме алдыннан районның барлык халкына мондый бүләкне район мөхтәсибәте оештыра. Мөхтәсиб Ильмир Хәсәнов сүзләренчә, шәһәрдә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче предприятиегә, алдан килешү буенча, аның бер көнлек кеременә тиң сумма күчерелгән.

Элеге сумма изгелек кылу ниятендэ бирелгэн сэдакалардан жыелган. Чыгымнарның бер өлешен автотранспорт предприятиесе үзе дә каплаячак. Ртэгэ милләтенә һәм диненә карамастан, барлык кешеләр дә бушлай йөри ала. Буада мондый акция берничә ел рәттән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев