Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иртәгә кар яуса?!

Буалылар аны каршы алырга әзер.

Беренче үзәк юлларны чистарталар

  Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин белдерүенчә, шәһәрдә үзәк урамнарда - 28,4 километр, икенчелләре - 130 километрдан күбрәк юллар, 63 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда тротуарлар бар. “Буа МППЖКХсы” хезмәткәрләре аларны КДМнар, тракторлар, “Амкадор” төягечләре, автогрейдерлар, экскаваторлар, мини-төягечләр, “КамАЗ” автомобильләре ярдәмендә кардан арындырачак. Беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнарында, аннан тукталышларда, андагы “кесәләр”дә, тротуарларда эшләячәкләр.

– Узган елгы карлы кыш безгә күбрәк һәм җентекләбрәк әзерләнергә кирәклеген күрсәтте. Һава торышына карап ике смена эшләячәк. Әгәр дә кар күп яуса, юллар көндез дә, төнлә дә чистартыла. Шулай ук юл чатына өелеп калган кар өемнәрен дә вакытында чыгарабыз. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы да тулысынча тәэмин ителергә тиеш, - диде Алмаз Марс улы.

Карны чыгару урыны

– Казан тракты урамында, ул 1,2 мең квадрат метр мәйданны били.

Бер үк вакытта бозлавыкка каршы барлыгы 1 мең тонна ком һәм 230 тонна тоз сатып алынган. Шуннан 1010 тонна тозлы-комлы катнашма да әзерләгәннәр. Аларны бозлавык хасил булган саен юлларга, җәяүле сукмакларга сибеп чыгачаклар.

Күбрәк имән утырттылар

 Кардан арынгач, язын шәһәр яшеллеккә күмеләчәк. Моның өчен көздән 339 төп агач үсентеләре утыртып калдырганнар.

 Алмаз Сафин сүзләренә караганда, агач утырту эшләре 10 сентябрьдә үк башланган. Быел күпчелек имән үсентеләре, шулай ук миләш, каштан, зәңгәр чыршы, нарат алып кайтканнар. Шәһәр урамнарына барлыгы 254 төп агач утыртып чыкканнар. Мондый эшләр Яшьләр паркында да барган. Ял итү зонасы 85 агачка арткан. Санап кителгән агачлардан тыш анда карагат, алмагач та утыртканнар.

 Ә шикәр заводы паркында миләш, спирея, барбарис, япон айвасы, ясень үсентеләре урын алган. Агач утыртуда шәһәрнең оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашкан.

 

Сүз уңаеннан Шәһәрдә генә түгел, районда да юллар чистартылып торачак. “Татавтодор”ның Буа филиалы буенча директор урынбасары Илдар Бурнашев белдерүенчә, алар 51,4 километрда федераль, 334 километрда региональ юлларны тәртиптә тоталар. Бүгенге көнгә җитәрлек техника – КДМнар, грейдерлар, тракторлар, экскаваторлар, бульдозерлар әзерләп куелган. Бер бригада эшчеләр торак пунктлардагы тукталышларны, тротуарларны кардан арындырачаклар. Эш тәүлек буена бүленгән. Шулай ук бозлавык вакытта юлларга сибәр өчен 15,3 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев