Республика лидерының Буага эшлекле визиты 15.30 сәгатькә планлаштырыла. Аның барышында ул шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә яңа төзелгән 140 урынга исәпләнгән "Светофорик" балалар бакчасын, "Авангард" агрофирмасының сугым цехын тантаналы ачуда катнашырга тиеш. Сугым цехында сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлек, 60 баш дуңгыз эшкәртеләчәк, казылык, пилмән дә җитештереләчәк, 150 кешегә эш урыны...
Республика лидерының Буага эшлекле визиты 15.30 сәгатькә планлаштырыла. Аның барышында ул шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә яңа төзелгән 140 урынга исәпләнгән "Светофорик" балалар бакчасын, "Авангард" агрофирмасының сугым цехын тантаналы ачуда катнашырга тиеш. Сугым цехында сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлек, 60 баш дуңгыз эшкәртеләчәк, казылык, пилмән дә җитештереләчәк, 150 кешегә эш урыны булачак.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев