Исәк авылы Сабан туенда да яңгыр килде яуды, килде яуды (фоторепортаж)
Иртән иртүк Сабантуйны оештыручыларны көчле җил исеп аптыратты, палаткаларны куярга мөмкинлек бирмәде, әйберләрне тузгытты. Ә бәйрәм башланып озак та үтмәде ул яңгыр болытларын мәйдан өстенә куып китерде. Аннан бер мәлгә аларны таратты. Яңгыр яуганда халык ышыкланып торды, кояш чыгуга янәдән мәйданга ашыкты. Шулай берничә мәртәбә өзелеп булса да, Сабантуй алдан...
Иртән иртүк Сабантуйны оештыручыларны көчле җил исеп аптыратты, палаткаларны куярга мөмкинлек бирмәде, әйберләрне тузгытты. Ә бәйрәм башланып озак та үтмәде ул яңгыр болытларын мәйдан өстенә куып китерде. Аннан бер мәлгә аларны таратты. Яңгыр яуганда халык ышыкланып торды, кояш чыгуга янәдән мәйданга ашыкты. Шулай берничә мәртәбә өзелеп булса да, Сабантуй алдан язылган сценарий буенча барды. Ул котлаулар белән башланды. Авылдашларын, кунакларны Казанда " Буа якташлыгы" җәмгыяте президенты Ирек Закиров, ветеринария техникумы директоры Вәгыйзь Сөнгатов һәм башкалар тәбрикләделәр. Бүләкләүләр белән дәвам итте. Төрле милли уеннар, спорт ярышлары белән төгәлләнде. Иң җитезләр, көчлеләр яңгырга карап тормадылар, бүләкләрне чүпләделәр генә.
.jpg)





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев