Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Искә төшсә, елата”: Гөлзирә әби Козлова бала чагын сугыш “урлаган” буыннан

Олы инде ул, хәтере дә китеп-китеп ала, әмма сугыш елларында күргәннәрен еллар да, хәтерсезлек тә “сөртеп” ала алмас төсле.

 

- Унбер-унике яшьләр булгандыр инде миңа. Атлар карадым. Күземә шундый итеп мөлдерәп карап торалар иде. Кочаклап елый идем үзләрен, - дип сөйли ул. Елмаеп торган җиреннән елап ук җибәрде әби. Әтисен хәтерләми.

- Сугыш башланганда Мәскәүгә киткән иде, шуннан югалттык без аны. Әнигә өч бала калдык. Мин иң олысы. Мәктәпне ташладым, колхоз эшенә минем кебекләр дә чыкты, - ди 94 яшьлек Гөлзирә әби. Ул кайчак иртәнге ашка нәрсә ашаганын онытып җибәрергә мөмкин, картлык, нишләтәсең, ә бу хәлләрне ачык итеп сөйләп бирде.

“Гармония” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Чуашстанның Татар Тимәше авылында туган Гөлзирә Козлова турында  төгәлрәк мәгъүматлар да саклана. “Сугыш башланганда аңа ун яшь булган.   Бала гына килеш колхозда эшләгән, кыр эшләрендә катнашкан. Сугыштан соң Энгельс шәһәрендә  “Энгельсхимстрой” предприятиесендә эшләгән, шуннан пенсиягә киткән. Буа районының Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре реестрында тора”.

Гөлзирә әби сөйләшеп утырган җирдән “кылт” кына медальләрен дә искә төшерде. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы”на, Җиңүнең 70 еллыгына бирелгән медальләр. Соңгы тапкыр алганы 80 еллыкка бирелгәне. Барысын да тумбочкага җыештырып куйган. Дөресен әйткәндә, күпне күргән, ирен җирләгән, балалары булмаган Гөлзирә әби өчен бүген “зиһене” дә, “кызы” да, “куллары да” социаль хезмәткәр Миләүшә Абдулнасыйрова. Унөч елдан бирле карый ул аны.  Юа, җыя, пешерә, азык-төлеген алып кайта. Бер “эчеңә кереп” сөйләшүе ни тора.

- Гөлзирә апа үзе бик ачык. Елмаеп каршы ала. Бик гадел ул, - дип сөйли булышчысы ветеран турында.  Озакламый бу кечкенә “гаиләдә” бәйрәм булачак - Гөлзирә апаның туган көне җитә.  95 яшьлеге.

Дөресен әйткәндә, бу буын кешеләре  эштән башканы белмәгән, ярый әле  картлыкта  кадерләре бар.   Гөлзирә әби дә шулай бүгенге көненә шөкер итеп яши.

Илсөяр Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев