Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксуда һәм Буада мунчалар янды (+фото)

20 ноябрь көнне кичке сәгать унынчыда Иске Суыксуда ут 4х4 метр үлчәмле бүрәнә мунчага элә. Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга килеп җиткәндә мунча тулысынча һәм сарайның түбәсе яна торган була, 4 метр ераклыкта гына урнашкан йортка да куркыныч яный. Анысын саклап калалар. Мунча, 18 квадрат метр мәйданда сарай түбәсе янып...

20 ноябрь көнне кичке сәгать унынчыда Иске Суыксуда ут 4х4 метр үлчәмле бүрәнә мунчага элә. Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга килеп җиткәндә мунча тулысынча һәм сарайның түбәсе яна торган була, 4 метр ераклыкта гына урнашкан йортка да куркыныч яный. Анысын саклап калалар. Мунча, 18 квадрат метр мәйданда сарай түбәсе янып китә. Ут мунча мичен эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыккан дип фаразлана.

Буаның Нагорный тыкрыгында 22се көнне чыккан янгында йорт яны корылмалары белән бер түбә астында булган мунчаның 2 квадрат метр мәйданда идәне янды. 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре килгәндә ачык ялкын күзәтелми, мунча ишегеннән төтен чыга торган була. Монда ут электр җиһазларын эксплуатацияләүдә техник кагыйдәләрне бозу аркасында чыккан булырга мөмкин (идән электр белән җылытылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 20 ноябрь көнне кичке сәгать унынчыда Иске Суыксуда ут 4х4 метр үлчәмле бүрәнә мунчага элә.