Иске Суыксудан Фәридә Сафина: “Артыннан гына йөрегез әле. Халык акчасын да җыяр иде, дип ялына идек” (фоторепортаж)
Иске Суыксу авыл җирлеге халкы республикада гамәлдә булган үзара салым программасын хуплап, анда үз өлешләрен теләп кертүчеләрнең берсе. Шушы көннәрдә җирле телевидение һәм район газетасы хезмәткәрләре җирле үзидарә башлыгы Рәзинә Заһидуллина һәм авыл халкы белән очрашып, уртак тырышлык белән эшләнгән эшнең ничек итеп рәхәтен күрүләре белән танышып кайтты. Заманында авылның...
Иске Суыксу авыл җирлеге халкы республикада гамәлдә булган үзара салым программасын хуплап, анда үз өлешләрен теләп кертүчеләрнең берсе. Шушы көннәрдә җирле телевидение һәм район газетасы хезмәткәрләре җирле үзидарә башлыгы Рәзинә Заһидуллина һәм авыл халкы белән очрашып, уртак тырышлык белән эшләнгән эшнең ничек итеп рәхәтен күрүләре белән танышып кайтты. Заманында авылның иң таушалган Колхоз урамында яшәүче Фәридә апа Сафина:
- Гомере буе аягымнан бутый төшмәде. Артыннан йөрегез әле, халык акча җыеп юл салырга да риза булыр иде дип ялынган чаклар да булды. Рәхмәт, юллы булу көнен күрергә дә насыйп булды. Яктыртылган урамнардан атларга да язсын иде, ди.
Бу турыда тулырак Буа хәбәрләренең сишәмбе чыгарылышында һәм "Байрак" газетасы битләреннән укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев