Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче, Фирая Насибуллина җиде балага гомер биргән ана

Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче, Фирая Насибуллина җиде балага гомер биргән ана

Ә әтигә хөрмәт әни аша бирелә, дигән фикердә ул.

Фирая ханым гаилә-се турында сүзне  дә иреннән башлады: әтиебез күп еллардан бирле башка шәһәрләргә китеп төзелештә эшли, әмма мин аның балаларның һәрберсе турында кайгыртуына бик рәхмәтле. Аңа ара ераклыгы сәбәп түгел, кайсысы ни эшли, кемгә нәрсә кирәк, ул әллә каян торып та булышырга әзер.

- Без күбрәк әни белән булсак та, әтигә якынрак дияр идем. Әни бервакытта да әтидән узмады: нәрсә эшләсәк тә беренче әтидән сорарга, әти белән киңәшергә кушты. Әтиебез без дигәндә тау-таш актарырга да риза. Әни күп нәрсәне үзе белсә дә, шулай әтидән ерагайтмады безне,- дип сөйли төпчекләре, игезәк сыңары, әлеге вакытта Буа медицина училищесында укучы Айгөл.

Ә хәзер гаилә турында тәфсилләбрәк. Фирая һәм Расыйх Насибуллиннар икесе дә Иске Суыксу Выселкасыннан. Кыз Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң юллама буенча Боерганга кайта. Туган авылы үзенә тартканга, “әйдә, эш бар” дию белән ике дә уйламый кайтырга була. Күп балалы гаиләдә үскән Расыйх Фираяга әллә кайчан күз салып йөри. Авылга яңадан кайткач инде беркүпме  очрашкач, өйләнешергә булалар. Кулы эш белгән ир йорт турында хыяллана. 90нчы еллар, акчасы да, төзелеш материаллары да юнәтәсе авыр. Ир-аты алдан йөрсә, Фирая аның янәшәсендә һәрбер эшендә дәрт-ләндерүче булып тора. Терлек үстереп, ире итне Казанга сатарга киткәндә товарны хатын-кыз кулы белән Фирая төйнәп озата, бәрәңгене дә шулай, сатуга матурракларын сайлап тутыра хатын. Авылда ир-атка эш калмагач, Расыйхы, китеп эшләп карыйммы әллә, дигәч тә каршы төшми. Эштә булуына карамастан, тормышны иреннән башка алып барачагына ышандыра.

Ә гаиләдә беренче кызлары Энҗене, өйләнешеп, бер ел үткәннән соң “алып кайталар”.

Бу вакытта ике арада күп балалар турында кем сөйләшкән, дип көлдерә Фирая апа. Тагын ике елдан Гөлкәйләре туа. Ике кыздан соң - Ильмир туа, әтиләренә булышчы. Апалар белән атыш уйнап та булмый, дип гел әнисеннән энекәш сорый.

-Бүгенге заманда ир балалар шулай бер-берсенә терәк, илебез өчен ышанычлы ир-егетләр булсын, дип язгандыр безгә Аллаһы Тәгалә, дүрт елдан Винирыбыз, тагын бер елдан Айзатыбыз, 2006 елда игезәкләребез, Айгөл белән Айратыбыз туды, - дип сөйли Фирая Насибуллина.

Насибуллиннарның уллары барысы да Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт юлы узган егетләр. Күптән түгел Айзат Хабаровск краенда сроклы хезмәтен тутырып кайтты, абыйсы кайткач, төпчекләре Айратны озаттылар. Ул Казанда “Росгвардия” структурасында хезмәт итә. Зур кызлары Энҗе Казан технология университетын тәмамлап, Мәскәү өлкәсендә хәрби заводта, Гөлкәй гаиләсе белән Казанда яши, бухгалтер һөнәрен алып, әлеге белгечлек буенча эшли. Ильмир - дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы, Винир, абыйсы киңәшен тотып, Казанда эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашкан.

-Шулкадәр балалар үстерергә авыр, дип әйтүчеләр бар. Авыр дип, зарланырлык булса, аларны тапкан булыр идекме икән?! Һәрберсен бик теләп алып кайттык. Балаларыбыз бер-берсенә кечкенәдән булышып, әйткәнне тыңлап, беркайчан да безгә сүз китерми үстеләр. Мин алга табан да шулай булырлар, дип ышанам. Алар өчен дип салган зур йортыбыз хәзер бушап калса да, ялларда, бәйрәмнәрдә балаларыбыз үз урынына кайта һәм моннан да зур шатлыкның булуы мөмкин түгел, - дип сөйли бәхетле ана. Эш дигәннән, Фирая балалар, терлекләр, дип өйдәге хезмәт белән генә канәгать калучы хатын-кыз түгел. Ул 17 ел авыл өчен җаваплы һәм авыр эштә – Иске Суыксу Выселкасы фельдшерлык-акушерлык пунктында фельдшер вазифасында.

Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Фирая һәм Расыйх Насибуллинарга Ата-ана даны ордены тапшыру турында Указга кул куйды. Гаиләне югары дәүләт бүләге белән тәбрикләп, җиде балалы  батыр йөрәкле ана йөзендә барлык әниләргә бәйрәм котлавы ирештерәбез.

 

“Ирек булса, почта тиз килә!”

Районара почтамт шоферы Ирек Хисамовны бигрәк тә авыллардагы хат ташучылар шулай мактый-мактый каршы алалар.

Ул җирле почта хезмәтчелегенең иң тугры хезмәткәрләренең берсе, 25 елдан бирле бүлекчәләргә басмаларны, хатларны һәм товар-кыйммәтләрне иртәнге сәгатьләрдә китереп җиткерә.

Ирек турында газетага материал әзерләгәндә  без аның белән әле көн яктырып та бетмәгән вакытта эш урынында сөйләштек. Куе зәңгәр төстәге “Почта России” логотиплы “ГАЗ-Соболь” автомобилен шофер маршрутка әзерләп куйган. Бүген чәршәмбе, ул үз маршруты өчен сортировкалау бүлегендә әзерләп куелган басмаларны һәм товарларны алып, юлга чыгачак. Үзәк почтадан атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә авыллардагы бүлекчәләргә дүрт юнәлеш  буенча баралар. Берсе шәһәр буйлап китә.

- Ирек Хисамов  белән 30 елга якын эшлибез. Почта хезмәтендә үз эшенә җаваплы карамаган кеше озак кала алмый. Ул да шулай, зур стажлы булганга арада иң ышанычлысы. Безнең Кыят бүлекчәсендә 6 хат ташучы бар,  алар 8 авылга почта тарата. Менә шул кадәр кеше аның хезмәте өчен рәхмәт әйтә, дигән сүз, - ди Кыят авылы почта бүлекчәсе начальнигы Светлана Грачева.

Почтамт хезмәтчелегендә Ирек Хисамов кебекләрне йөртүче, дип әйтү генә аз ул. Күз алдына китерәсезме, бу эш никадәр җаваплы. Шуңа күрә аларның яннарында һәрвакыт озатучы да йөри. Беренчедән, алар кешеләрнең ерак араларга якыннарына ышанып җибәргән посылка-бандерольләр кебек кыйммәтле товарларның адресатка ватылмыйча, эштән чыкмыйча барып җитүе өчен җаваплы. Икенчедән, газета-журналларның типогра-фиядән ничек басылып чыккан шул килеш, тәртип белән  вакытында килеп ирешүендә аларның өлешләре бик зур.

-Мин эшемне бик яратам. Кешеләр белән эшләү, үзеңнең аларга кирәк булуың кыйммәт. Кайберәүләр почта аша нидер килүен безгә кадәр килеп көтеп торалар. Димәк, без кешеләргә кирәк. Почта хезмәтен берни дә алмаштыра алмый, - ди Ирек Хисамов үзе.

Төп эшеннән тыш, аны “алтын” куллы ир булуы өчен дә коллективта бик хөрмәт итәләр. Ул бергә эшләгән кызларның электригы да, ватылган өстәл-урындыкларны әйткәч үк төзәтеп куючы оста һәм дус та. Көзге-язгы пычракларда да Ирек Хисамовны авыл почта бүлекчәләре ялт иткән “Газеленнән” ерактан ук танып алалар. Димәк, безнең “районка”бызның да укучыларга үз вакытында тәртип белән барып ирешүендә аның өлеше зур. Шуңа күрә рәхмәт йөзеннән  аның турында менә шулай аерым алып сөйләргә теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев