Иске Суыксуда шушы көннәрдә озак еллар укытучы булып эшләгән, мәктәп директоры булып торган Рафыйк абый Ногманов вакытсыз вафат булды. Аның истәлегенә авылдашы Динә апа Камалетдинова шигырь язды
Рәхим итеп укыгыз:
Югалтулар булмый күз яшьләрсез...
Суыксуда берәр бәйрәмме әллә?
Никадәрле халык җыелган.
Картлар да күп, яшьләре дә шактый
Кайталармы берәр җыеннан?!
Тукта,тукта Җәлил урамында
Бик күп машиналар тезелгән.
Ишетәм шунда,бик тә авыр хәбәр,
Ногмановның гомере өзелгән.
Бигрәк иртә, ул яшәгән еллар
Алтмыш алты иде нибары..
Ник соң шулай кыска була икән
Әйбәтләрнең гомер юллары.
...Сигез туган сигез җиргә китеп
Күптән ояларын кордылар.
Гаиләсен алып кайтты Рафик
Әниләрен карап тордылар.
Бер урамда туып ,бергә үстек
Тормышларын яхшы беләм мин.
Олы җанлы,һәрчак эштә булды
Мәктәп директоры,мөгаллим.
Алар кебек тәрбияләгәннәр
Сирәктер ул газиз ананы.
Мөршидәсе белән пар канатта
Үстерделәр ике баланы.
Кешеләргә мәрхәмәтле булды
Эшләсә дә нинди хезмәттә.
Туган йортта утны сүндермәде
Лаек булды алар хөрмәткә.
Ул әле дә эшләп йөри иде
Калдырмады һич тә намазын.
Рәхмәтеңә каршы барсын,Раббым
Җиңел бирсен иде җавабын.
Динә Камалетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев