Иске Тинчәледә һәм Яңа Шәйморзада корбан ашы, танылган якташларын искә алу кичәсе узды
Иске Тинчәле авылында туып, Яңа Шәйморзада яшәгән, бүген республика агропромышленносте комплексының ветераннар Советы рәисе Марс Алиев туган нигезендә төзеткән мәчеттә ел саен якташлары өчен корбан ашы үткәрә.
Быелгы чара шушы яклардан чыккан танылган шәхесләрне искә алуга да багышланды. Ул Иске Тинчәле мәктәбендә эшләп килүче Гомәр Гали музеенда башланып китте. Музей җитәкчесе Гүзәлия Краснова, укучылар, Марс Алиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь һәм драматург Рәфис Корбан, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров язучы, әдәби тәнкыйтьче Гомәр Галинең тормыш, иҗат юлы турында бәян иттеләр. Ул 1900 елда Иске Тинчәледә туган, 1919-20 елларда каләм тибрәтә башлаган, 1937 елда репрессияләнгән, ун елдан срогы тулып иреккә чыккан һәм 1949 елда кабат кулга алынып, гомерлеккә Красноярск краена сөргенлеккә җибәрелгән һәм анда 1954 елда фаҗигале төстә һәлак булган. 1955 елда акланган.
Кунакларга һәм әлеге авыллар халкына Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен тыңлау да насыйп булды. Эчтәлекле чара Яңа Шәйморза авылы клубында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев