Юбилярга медаль тапшырылды
Яңа Тинчәле авылында озак еллар буе Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Мансур Шаги улы Төхвәтулловның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы финанс министры, тумышы белән шушы авылдан булган Радик Рәүф улы Гайзатуллин, Буа муниципаль район башлыгы Ранис Рәфис улы Камартдинов, гаиләсе, туганнары, якыннары, гаилә дуслары катнаштылар. Радик Рәүф улы Гайзатуллин Мансур Шаги улына "Фидакарь хезмәте өчен " медале белән буләкләде, Буа муниципаль район башлыгы юбилярны котлап узенең кыйммәтле истәлек буләкләрен тапшырды. Чара район узешчәннәренең матур җырлары белән урелеп барылды: Камилә Мусина, Камиль Вәлиев, Ильгиз һәм Сиринә Усмановлар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Чара Яңа Тинчәле урта мәктәбендә алып барылды, корбан ашы үткәрелде, юбилярны котлаулар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев