Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кабатланмас картиналар авторы Шамил Нигъмәтне дуслары, якташлары туган авылы Буа районы Килдураз авылында искә алдылар

Кабатланмас картиналар авторы Шамил Нигъмәтне дуслары, якташлары туган авылы Буа районы Килдураз авылында искә алдылар


Шамил Нигъмәтуллин сәнгать өлкәсендә үзенең картиналары белән танылган шәхес. Шушы көннәрдә туган авылы Килдуразга якташыбызны якыннан белгән, исән чагында аның белән хезмәттәшлек иткән Татарстанның сәнгать әһелләре: Россиянең һәм Татарстанның  рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Мөдәрис Мингазов, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хамзин, Татарстанның Халык артисты Миңгол Галиев, шамаилләр язу циклы һәм Казанның “Ярдәм” мәчете дизайны өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты  Нәҗип Нәккаш,  фәнни хезмәткәр Зөфәр Мөхәммәтшин, сәнгать эшлеклесе Рафинад Сәлахов, язучы, шагыйрә Шәсия Җиһангирова һәм аның кызы Гөлназ Җиһангирова, Шамил Нигъмәтнең хатыны Рәшидә Нигъмәтуллина һәм уллары Булат һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар гаиләләре белән кайтканнар иде. Казаннан рәссамның бертуган абыйсы һәм сеңлесе Камил һәм Дания Нигъмәтуллиннар да биредә катнашты.
Кунакларны Буа районы Килдураз авылы мәдәният йортында  җирле музей директоры Люция Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге делегация каршы алды. Әлеге очрашу рәссам Шамил Нигъмәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Рәссамны искә алу кичәсе мәдәният йортының беренче катында Янтуган авылында туып үскән якташыбыз рәссам Илгиз Исхаковның картиналарыннан торган күчмә күргәзмәне ачу белән башланып китте. Илгиз Исхаков буалыларга үзенең  картиналары белән күптән таныш. Ул армия юлын хәрби диңгез флотында уза. Шуңа аның бик күп эшләрендә иксез-чиксез диңгез, төрле корабльләр, аларның илаһи көче сурәтләнә. Әлеге кичәдә дә катнашучыларда аның эшләре соклану тудырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның картиналары Россиянең төрле шәһәрләрендә күргәзмәләргә куелган. Илгиз Исхаков бу кичәдә очрашу мизгеле истәлеге итеп, Килдураз мәдәният йортына үзенең бер картинасын бүләк итте.
-Әлеге картинаны без  символик билге кебек кабул иттек. Чөнки моннан берничә еллар элек Илгиз Исхаковны Буаның туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган пленэрда катнашырга чакырдык. Шул вакытта рәссам Килдураз якларына чыгып иҗат итте һәм тау башыннан авылның бик матур табигате белән күренешен тасфирлаган иде.  Хәзер аның шушы эше Шамил Нигъмәтнең туган авылында сакланачак, - диде җирле музей директоры Люция Әхмәтҗанова .
Аннан кунаклар мәдәният йортында Шамил Нигъмәтнең картиналары, аның мольберты, тагын эш кораллары урын алга аерым бүлмәгә уздылар. Анда рәссамның  бюсты да урын алган. Туган көнендә якташыбызны искә алып, бюстына чәчәкләр салдылар, картиналарын карадылар. Люция Әхмәтҗанова, күренекле якташыбызның шәхси әйберләре, картиналары туган ягында саклануы өчен аның тормыш иптәше Рәшидә Нигъмәтуллинага рәхмәтен белдерде. Ул иренең бу кыйммәтләре халык өчен хезмәт итәргә тиеш, дип бүләк иткән булган.
Аннан барысы да тамашачы залына үтте. Әлеге очрашу рәссам Шамил Нигъмәтне искә алу уңаеннан оештырылуы турында иң беренче сүзне аның гаиләсе  алды. Биредә аны якыннан белгән Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Мөдәрис Мингазов та җылы истәлекләре белән уртаклашты. Улы Бәхтияр Нигъмәтуллин әтисенең көндәлегеннән берничә язманы укып китте. Беренче тапкыр баласы тугач, ул болай дип язган: “Минем бүген улым туды, мин әти булдым. Мин шундый бәхетле бөтен дөньяга чыгып “улым туды” дип кычкырасым килә, - дигән ул. Гаиләдә әтиләренең әлеге көндәлеген уллары мирас итеп саклыйлар. Хатыны Рәшидә Нигъмәтуллина да ирен онытмаулары өчен буалыларга рәхмәтен җиткерде. Әлеге кичә Казаннан килгән сәнгать әһелләре  катнашында аеруча үзенчәлекле иде. Аны Кайбыч авылы мәдәният йорты директоры Сиринә Усманова алып барды һәм үзенең дә җырларын бүләк итте. Кунаклар район башлыгы Ранис Камәртдинов исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр алдылар. Чәчәк бәйләмнәре һәм Буа җиреннән презентны барысына да сәхнәдә бүләк иттеләр.
Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев