Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кайбыч авылында яшәүче Мөслимә Ибраһимова улы Дамир артыннан Әфганистан чигенә өч поезд белән бара

1981 елның маенда Дамирны армиягә алалар.

Егет алты ай буе Амур өлкәсендә хезмәт итә. Аннан егет әнисенә Төркмәнстанның Керки шәһәренә (Әфганстан чигеннән ерак түгел) алып китүе хакында яза. Гел шул адрес белән хатлар килә тора. Ә чынлыкта Дамир Ибраһимовны Әфганстанга сугышка керткән булганнар. Мөслимә апаның җаны түзми, улын күрергә, дип гыйнвар аенда ерак юлга чыга. Алдан Буа-Казан, аннан Казан-Ташкет, Ташкент-Дүшәнбе поездларына утырып бара.

— Поезд Керки шәһәрендә тукталмый. Мин проводницага шул шәһәргә солдат улым янына баруымны сөйләдем. Ул мине кызганды күрәмсең, машинист белән барып сөйләшкән. Керки шәһәренә җиткәч, поезд туктамады, тик хәрәкәтне акрынайтты. Проводница минем сумкаларымны тотып, поезддан төшәргә булышты. Ә анда челлә җәй, мин пәлтәдән, мамык шәлдән. Карыйм, бер хәрби килә, — дип сөйләвен дәвам итте Мөслимә апа.

Ул хәрби Керки шәһәрендә частьта хезмәт итүче була. Мөслимә апа аңа ник килүен сөйли. Анысы аны хәрби частька алып бара. Командир янына кертә, ул Дамир Ибраһимовның Әфган сугышында икәнен әйтә. Мөслимә апа әллә нишләп китә, елый башлый, аннан аңын югалта. Күзләрен ачса, каршында табиб басып тора. Хәле җиңеләйгәч, командир белән сөйләшү дәвам итә.

— Полковник миңа улымның хәрби частька 40 көннән соң гына кайтуын сөйләде. Алар Амудәрья елгасын кичеп, ризыклар алырга чыгалар икән. Миңа шул хәрби 40 көн монда эшлә, яшә, аннары улыңны күрерсең, диде. Тик мин уйладым да, ризалашмадым, соңыннан үкендем инде, — диде Мөслимә Ибраһимова.

Риза булмавының сәбәбе — өйдә тагын ике кечкенә бала калган була. Колхоз эшеннән берничә көнгә сорап киткән була. Теләсә-теләмәсә дә Мөслимә апа кире кайтып китә. Кайтыр юлда Ташкент шәһәренә килеп төшкәч, кая барырга да белми. Бәхетенә бер милиционер килеп очрый. Ул аңа билетлар алып Ташкент-Казан поездына утыртып җибәрә. Менә шулай мең бәла белән авылына кайтып җитә. 
Бүгенге көндә улы Дамир Ибраһимов гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Әлфинур Йосыпова.

Мөслимә Ибраһимова балалары өчен догада. Әлфинур Йосыпова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев