Кама Тамагы районында югалган ир-атны эзлиләр. Әлегә машинасын, киемнәрен һәм документларын гына тапканнар
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Кама Тамагы районында 65 яшьлек ир-ат югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә Кыртапа авылындагы "Идел" җәмгыятендә эшләүче ир-ат югалган. Ул үз автобилендә өенә кайтып киткән була. Коры Үләмә елгасы янында югалган ир-атның автомобиле,...
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Кама Тамагы районында 65 яшьлек ир-ат югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Кыртапа авылындагы "Идел" җәмгыятендә эшләүче ир-ат югалган. Ул үз автобилендә өенә кайтып киткән була. Коры Үләмә елгасы янында югалган ир-атның автомобиле, бераз арырак өс киеме һәм документлары табылган.
Урынга килгән 1нче зона коткару часте хезмәткәрләре машина табылган җирдән 500 метр әйләнесендә елганы, урман полосасын тикшереп чыккан, уңай нәтиҗә булмаган. Караңгы төшкәч, эзләү туктатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев