Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Камаловлар гаиләсе Буа районы ЗАГС бүгеле тарихына кереп калачак

ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева

 

Әлеге пар район ЗАГС бүлегендә беренчеләрдән булып Бердәм дәүләт реестры системасы буенча теркәлде. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева аңлатуынча, 2018 елның 1 октябреннән яшьләрнең гаилә төзү буенча гражданлык актларын теркәү әлеге система буенча башкарыла башлаган. Моның уңайлы ягы шунда: гражданнар  Буада язылышып, читтә яшәргә күчеп киткән очракта үзе яшәгән адрес буенча буенча ЗАГС бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Элек моның өчен гаилә хәле теркәлгән урынга запрос җибәреп, күпмедер вакыт көтәргә туры килә иде.

Буа районы ЗАГС бүлегендә бүген барлык акт теркәүләрен бердәм дәүләт реестрына күчерү бара. Эльвира Радиковна әйтүенчә, 2020 елга кадәр элеккеге система буенча  теркәлгән актлар электрон формага күчереп бетерелергә тиеш. Киләчәктә Буа районы ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерелгән документлар белән сораулар килеп чыкканда гражданнар аларга җавапларны үзләре яшәгән адреслар буенча  ала алачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев