Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Камчатка буалыларны әсәрләндерде

Ветеринария техникумының унсигез студенты быел өченче хезмәт семестрын шунда үткәрде.

“Посейдон” отрядына берләшкән өченчедүртенче курс студентлары анда студентлар хезмәт путина отрядлары составында булып кайттылар. Ә “Камчатка-2023” проекты илнең төрле төбәкләреннән 600 студентны җыйган һәм алар тугыз заводта үзләрен балык эшкәртүче ролендә сынаганнар. Буалы егеткызлар исә ике заводта хезмәт куйганнар. Кета, ак балык, нерка, кежуч, горбуша балыкларын һәм уылдык эшкәртүнең тулы циклында катнашканнар. Отряд командиры, ашчы-кондитер бүлегенең дүртенче курс студенты Адилә Исхакова әйтүенчә, сменалап – сигезәр сәгатьлек эш арасында нибары шулкадәр вакыт кына ял итеп эшләгәннәр. Шуның өстенә балык эшкәртү физик яктан яхшы әзерлектә булуын таләп итә, күп көч сорый. Смена дәвамында аяк өстендә булу да җиңелләрдән түгел.

– Әмма без сынатмадык, тырыштык. Беренчедән, кайда эшләячәгебезне алдан белеп бардык. Икенчедән, безнең өчен барлык шартлар тудырылган иде. Көненә өч тапкыр бик тәмле ашаттылар. Бару-кайту, яшәү дә түләүсез булды. Иң мөһиме – эшкә рәсми рәвештә урнаштырып, бик әйбәт хезмәт хакы түләделәр. Кулга 140ар мең сум акча алдык. Тагын бару теләге дә юк түгел, – ди Адилә Исхакова. Башка студентлар күңелендә дә Камчатка бары уңай тәэсирләр калдырган. Иң элек табигате белән, чөнки беренче булып таңнарны каршы алганнар, көн саен Охот диңгезен күргәннәр. Һәм күп-күп балык һәм уылдык ашаганнар. Эштән соң ял иттерү, киләсе сменага дәрт өстәү өчен төрле чаралар оештырылган. Эш графиклары тыгыз булса да, аларда катнашырга, экскурсияләргә йөрергә дә вакыт тапканнар.

Диас Мәүлетов башкаларны да Камчатканы барып күрергә чакыра.

– Анда эшкә барырга тәкъдим иткәч, дусларым белән озак уйладык. Нәтиҗәдә ризалаштык. Һәм дөрес эшләгәнбез. Барысы да бик ошады. Бу минем әле самолетта беренче тапкыр очуым да булды, – ди ул. Илтазар Имаметдинов та Камчаткада эшләвеннән канәгать.

– Башка регионнардан күп студентлар белән таныштым. Анда бару мөмкинлеге тудыручыларга рәхмәт, – ди Илтазар. Ә Идел буе федераль округының студентлар путина отрядлары җитәкчесе урынбасары Сөмбел Латыйпова эшкә батыр студентлар әзерләгән өчен техникум укытучысы техникумның студентлар отряды штабы командиры Фирая Юнысовага “Камчатка-2023” проекты штабы исеменнән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев