Каникулга әбиләре янына самокатлы оныклар кайта калса, дәүләт автоинспекциясенең Буа бүлекчәсе инспекторлары кагыйдәләрне искә төшерде
“Җәйге каникул башлану белән ике оныгым да ял итәргә кайтты. Икесендә дә электр самокаты. Әти-әнисе паркларда тизлекне арттырмыйча йөрергә ярый, диделәр. Берсенә 10, икенчесенә 13 яшь. Үзләрен генә чыгарып җибәрергә куркам, закон буенча ничә яшьтән самокатта йөрергә ярый. Исемем сезнең өчен генә”.
“Җәйге каникул башлану белән ике оныгым да ял итәргә кайтты. Икесендә дә электр самокаты. Әти-әнисе паркларда тизлекне арттырмыйча йөрергә ярый, диделәр. Берсенә 10, икенчесенә 13 яшь. Үзләрен генә чыгарып җибәрергә куркам, закон буенча ничә яшьтән самокатта йөрергә ярый.
Исемем сезнең өчен генә”.
Шушы көннәрдә редакциягә оныклары өчен борчылып өлкән яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Буа районы буенча дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлегеннән самокатларда йөрү турында түбәндәге җавапны алдык:
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе самокат сөючеләрнең барысына да юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре самокатта йөрүчене туктатырга һәм хокук бозуга карап 800 сумнан алып 2500 сумга кадәр штраф салырга хаклы.
❗ Гомуми кагыйдәләр: 🔵 Хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 25 км дан артмаска тиеш; 🔵 Самокатта берүзең генә хәрәкәт итәргә ярый; 🔴 Башка шлем, тез һәм терсәк саклагычлары, шулай ук яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәк; 🔵 Чыгар алдыннан самокатның тормозларының, тавыш сигналының, алдагы фараның һәм арткы кызыл фонарьның төзеклеген тикшерергә кирәк.
❗ Электросамокатларда йөри торган урыннар: ⚪ Велосипед юллары; ⚪ Велосипед-җәяүле юллары; ⚪ Велосипед зоналары һәм полосалар; ⚪ Велосипед юлы булмаган очракта тротуар һәм җәяүлеләр зонасы; ⚪ Юл кырые (обочина); ⚪ Башка узу юлы булмаганда, автомобиль юлының уң кырые.
❗ Самокатта йөрүчеләрнең яше: 🔵 7 яшькә кадәрге балалар әти-әниләре күзәтүе астында тротуарларда, шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед-җәяүле зоналарында, шул исәптән махсус бүленеп бирелгән юлларда йөри ала; 🔵 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр озатуыннан башка шул ук урыннарда йөри ала; 🔵 14 яшьтән өлкәнрәкләр башка узу юлы булмаганда гына автомобиль юлының уң кырыена чыга ала.
❗ Автомобиль юлында электросамокат: ⚪ Транспорт агымының тизлеге сәгатенә 60 км дан артмаска тиеш; ⚪ «Автомобилләр өчен юл» билгесе булган автомагистральләрдә самокат белән файдаланырга ярамый; ⚪ Самокатта йөрүче транспорт юлын бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына, үз транспортыңны янәшәдә тартып чыгарга тиеш.
❗ Әгәр сез электросамокат арендаларга телисез икән: 🔵 Самокатны 18 яшьтән генә арендага алырга мөмкин; 🔺 Сезнең шәхесегезне раслаган (верификацияләнгән) кушымтада аккаунт булырга тиеш; 🔵 Аренда өчен үз аккаунтыгызны беркемгә дә тапшырырга ярамый. Бу штрафка һәм сезнең профильне кушымтадан өзүгә китерәчәк. Штраф күләме СИМ тәкъдим итүче компаниягә бәйле рәвештә төрлечә булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев