Казан аэропортының яңа терминалы кайчан ачылачагы билгеле булды
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тукай исемендәге аэропортта яңа терминал төзелеше актив дәвам итә
Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында ел саен алты миллионга кадәр пассажирга хезмәт күрсәтәчәк яңа терминал төзелеше дәвам итә. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, барлык эшләрне 2026 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта ул үзенең республика Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тукай исемендәге аэропортта яңа терминал төзелеше актив дәвам итә һәм 2026 елга тәмамланачак. Республика башлыгы Бигеш аэропортында очып китү полосасын реконструкцияләүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев