Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды
Кичә, бүген, иртәгә

Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды

Татарстан укучылары Гимран Абдуллин һәм Валерий Родионов Венгриядә узучы IOI-2023 информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гимран Абдуллин — Казанның 2нче лицей-интернат укучысы, Валерий Родионов — Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее укучысы.

Татарстанлылар белән бергә ике Мәскәү укучысы да алтын медальгә ия булды: 2086нчы мәктәптән Иван Пискарев һәм В. Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан Антон Степанов.

Информатика буенча Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 28 августта старт алды һәм иртәгә, 4 сентябрьдә тәмамланачак. Ул үз эченә 2 турны ала, һәркайсына 5 сәгать вакыт бүлеп бирелә (Бу вакыт эчендә 3 алгоритмик мәсьәләне чишәргә һәм программалаштырырга кирәк).

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев