Казан-Ульяновск трассасында ДТП. Йөртүчене һәм ике пассажирны Буа дәваханәсенә алып килгәннәр (+фото)
1 март көнне 20 сәгать 40 минутта Казан-Ульяновск трассасында Казаннан Ульяновск шәһәренә баручы “ВАЗ-2114” автомобиленең 1990 елгы йөртүчесе алда барган транспортны куып узып китү нияте белән каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм кире үз юлына кайтып өлгерә алмыйча, “Мицубиси” автомобиленә килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган “ВАЗ-2114” автомобиленең йөртүчесе һм аның ике пассажиры район үзәк дәваханәсенә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев