Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда инвалид балалар тәрбияләүчеләргә 1 миллион сум бирелә

Быел Казанның инвалид балалар тәрбияләүче 342 гаиләсе Татарстан бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. Бу - узган елга караганда 41 процентка артыграк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр хакимияте матди ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 26 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Казанда 87 мең 57 инвалид яши,...

Быел Казанның инвалид балалар тәрбияләүче 342 гаиләсе Татарстан бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. Бу - узган елга караганда 41 процентка артыграк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр хакимияте матди ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 26 мең сум акча бүлеп бирәчәк.

Казанда 87 мең 57 инвалид яши, шуларның 4188е - балалар. 774 инвалид бала мәктәпкәчә учреждениеләргә бушлай йөри.
Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә 112 инвалид бала академик ишү, бочче, җиңел атлетика, өстәл теннисы, керлинг, чаңгыда узышу, йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Быелның 10 аенда махсуслаштырылган үзәкләрдә 2981 кеше (шуларның 1600е - балалар) тернәкләндерү курслары узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев