Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда «Сәяр» фестивале җиңүчеләре игълан ителде: Буа районы коллективлары игътибар үзәгендә булды

Казанда, Ленин исемендәге Мәдәният сараенда, «Сәяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

 

Бу мөһим чарага Татарстанның төрле почмакларыннан иҗат коллективлары җыелды.

Буа районынан фестивальгә Яңа Чәчкап, Аксу, Күшке мәктәпләренең коллективлары чакырылган иде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча, өч коллектив та рәхмәт хатлары һәм театр иҗатын үстерү өчен 5000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Балаларны һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев