Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Керемнәр турында декларация бирү срогы тәмамланды

2022 елда алынган керемнәр турында 3-НДФЛ декларация тапшыру срогы 2 майда узды. Милекне сатудан, бүләк, лоторея отышы, арендага бирүдән яисә чит илдән керем алган салым түләүчеләр салым органына декларация бирергә тиешләр иде. Республика буенча 40 меңнән күбрәк кеше, констутицион бурычын үтәп, декларация тапшырдылар.

 

 

Ә менә декларация бирмәүче салым түләүчеләргә карата теркәүче органнардан килгән мәгълүмат нигезендә камераль салым тикшерүләре булырга мөмкин. Күчереп җиткерелмәгән салым суммасына Россия Салым кодексында декларация бирмәү һәм салым түләмәү өчен  штраф санкцияләре кулланылачак.

Шуңа күрә дә гражданнарга килүче хатларга игътибарлы булырга һәм соратылган документларны һәм аңлатмаларны үз вакытында китерергә тәкъдим ителә. Уңайлылык өчен Россия ФНСы сайтында физик затлар өчен салым түләүче Шәхси кабинетын яки “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасын файдаланырга була.

Декларациядә исәпләнгән физик затларның керемнәренә салымны 2023 елның 17 июленә кадәр түләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев