Хатын-кыз Буа дәваханәсенең дүртенче катыннан сикергән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 июль көнне төнлә дәваханәсенең дүртенче катыннан 1982 елгы хатын-кыз сикергән.
Бу хакта полициягә кизү торучы табиб хәбәр иткән. Бәхеткә сикерүче исән калган, тик нык имгәнгән.
Якынча мәгълүматларга караганда әлеге хатын-кыз соңгы атнада спиртлы эчемлекләр кулланган. Бу төнне аңа артыннан кемдер куган кебек тоелган. Шуңа дәваханәгә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев