Кичә Буада “баһадир” кыз бала туды
Кичә Буада “баһадир” кыз бала туды
Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә 16 сәгать 45 минутта 4260 граммлы кыз бала туган. Гәүдә озынлыгы 56 сантиметр, гаиләдә дүртенче бала. Әнисенә 35 яшь, әтисенә – 33 яшь, буалылар.
– Бала сау-сәламәт туды. Әнисе үзен яхшы хис итә. Безнең тарафтан барлык кирәкле ярдәм күрсәтелде, - диде бала тудыру бүлеге мөдире Миләүшә Җәләлдинова. Табиб белдерүенчә, быел Буа дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 11 бала туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев