Кичә “Буа – диалог киңлеге” театр фестивале тантаналы ачылды. Анда зур кунаклар катнашты (фоторепортаж)
Ун көнгә Буаны театраль башкалага әверелдергән икенче халыкара фестивальне ачу тантанасы шәһәрнең үзәк паркында узды. Район үзешчәннәренең җырлары, балалар чыгышлары, тамашаны карарга килгән буалыларның, кунакларның алкышлавы астында егермедән күбрәк милли театр коллективы, зур кунаклар мәйдан түренә үттеләр.
Сәхнәдән бәйрәм уңаеннан котлауларын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, Әзербайҗан Республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкиле Эльчин Гафарлы, Мәскәүдән театраль критик, ГИТИСның театр тармагы курсы җитәкчесе Александр Вислов, Казахстанның Актүбә ТЮЗының сәнгать җитәкчесе Асия Курманалина, Казанда “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров җиткерделәр.
Җырларын танылган артистлар – Фирзәр Мортазин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Азат Фазлыев, Вадим Захаров, Рәфинә Ганимуллина, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев