Кичә Буа районында ДТПда кеше үлде (фоторепортаж)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кизү тору бүлегенә кичке 6 да Кыят авылында 1940 елгы хатын-кызны автомобиль бәрдерүе һәм аның алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булуы хакында мәгълүмат керә
. Юл һәлакәте ясаучы - “Лада Веста” автомобиле белән идарә итүче 1968 елгы Кыят авылы кешесе. ДТП авыл эчендә кибет каршында булуы билгеле. Авариянең сәбәпләре тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев