Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буа театры “Абага” спектакле белән яна сезонын ачты

Тантанага килгән буалыларны яңа сезон ачылу, аның яңалыклары, Казахстан сәфәре турында таныштырып, театр директоры Раиль Садриев сәламләде.

Район җитәкчелеге исеменнән сүзне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җиткерде. Ул Буа театрына Татарстанда гына түгел, чит илләргә дә чыгып татар телен саклауда, дуслык җепләрен ныгытуда гаять зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте.

Яңа форматтагы спектакльне җирле язучы Ракаил Зэйдулла хикәяләре буенча Санкт-Петербург режиссеры Егор Чернышов куйган, рәссамы - Илшат Вилланов.  “Абага. Мишәр хикәяләре” спектакле биш кыска сәхнә әсәреннән тора.  Тамашачы “Мылтык” дигән беренче өлеше тәмамлангач ук шуны аңлады: хикәяләр безнең тормышка якын.   Бу хакта тулырак “Байрак” газетсынын киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев