Кичә Буада светофорда басып торган “Жигули”га “Нива” автомобиле килеп керде
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә 17 сәгать 5 минутта шәһәрнең Гагарин һәм Р. Люксембург урамнары чатында унынчы модельле Жигули белән Нива автомобильләре бәрелеште.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте Нива йөртүчесенең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан. Ул, артка маневр ясап, светофорның кызыл утына туктаган Жигулины күрмәгән. Ике автомобильгә дә өлешчә зыян килгән. Каза күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев