Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буада янгын чыкты (+ фото)

111 номерлы янгын частена шәһәрнең Комсомол урамында мунча януы турында кичке сәгать сигезенче 20 минутта хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунча чормасыннан куе төтен чыга торган була, ут күрше биналарга янамый. Хуҗа хатын-кыз мунча эчендә кеше калмавын әйтә. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада "йөгәнлиләр". Ул 8 квадрат метр мәйданда...

111 номерлы янгын частена шәһәрнең Комсомол урамында мунча януы турында кичке сәгать сигезенче 20 минутта хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунча чормасыннан куе төтен чыга торган була, ут күрше биналарга янамый. Хуҗа хатын-кыз мунча эчендә кеше калмавын әйтә. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада "йөгәнлиләр". Ул 8 квадрат метр мәйданда мунча түбәсенә һәм чормасына зыян сала. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, янгын электр җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев