Кичә Буаның Бебель янгын чыкты (+ фото)
111 номерлы янгын сагы-коткару частенә шәһәрнең Бебель урамында сарай януы турында “Глонасс 112” системасы буенча 17 сәгать 6 минутта хәбәр итәләр.
Дүрт минуттан бәла булган урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 3х4 метр үлчәмле бүрәнә сарайның ишегеннән куе төтен чыга, чормасыннан урыны-урыны белән ялкын телләре күренә торган була инде. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, янгын электр җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев