Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Иске Суыксуда янгын чыкты (+фото)

111 номерлы янгын частена йортка ут элүе турында кичке 5нче яртыларда хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бу вакытта йорт һәм сарайлар ачык ут белән яна торган була. Хуҗа хатынның улы өй эчендә кеше булмавын әйтә. Аннан килгән "Күшке" аерым посты, Буа янгын...

111 номерлы янгын частена йортка ут элүе турында кичке 5нче яртыларда хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бу вакытта йорт һәм сарайлар ачык ут белән яна торган була. Хуҗа хатынның улы өй эчендә кеше булмавын әйтә. Аннан килгән "Күшке" аерым посты, Буа янгын часте янгын сүндерүчеләре бергәләп утны тулысынча йөгәнлиләр. Янгында 25 квадрат метр мәйданда агач йортка зыян килә, сарай тулысынча яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев