Кичә көндез Иске Суыксуда янгын чыкты (+фото)
111 номерлы янгын частена янгын чыгу турында 15 сәгать 9 минутта хәбәр итәләр. Ут кеше яшәми торган, электр уты булмаган, газлаштырылмаган йортка, агач сарайга, бүрәнә мунчага элә. Бәла булган урынга беренче булып килгән "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләрен түбәндәге картина каршы ала: йорт та, сарай һәм мунча да ачык ут белән...
111 номерлы янгын частена янгын чыгу турында 15 сәгать 9 минутта хәбәр итәләр. Ут кеше яшәми торган, электр уты булмаган, газлаштырылмаган йортка, агач сарайга, бүрәнә мунчага элә. Бәла булган урынга беренче булып килгән "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләрен түбәндәге картина каршы ала: йорт та, сарай һәм мунча да ачык ут белән яна торган була. Алардан соң берничә минуттан соң килеп җиткән "Күшке" аерым посты һәм 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре 15 сәгать 32 минутта утны тулысынча " йөгәнлиләр". Янгын нәтиҗәсендә йорт яны корылмалары тулысынча янып бетә, өйнең түбәсе, диварлары өлешчә яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек районара бүлеге өлкән дознавателе Александр Мутов әйтүенчә, янгын билгесез затның ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев