Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә муниципаль район башлыгы сайланды

Кичә Буа районы башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Советының беренче утырышы булды. Аның эшендә җирле үзидарә органнарына сайланган 58 депутат катнашты. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә куелган иде. Алар барысы да үтәлде. Беренчесе Буа муниципаль районы башлыгын сайлау иде. - Азат Касыйм улы Айзетуллов өч ел дәвамында...

 

Кичә Буа районы башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Советының беренче утырышы булды. Аның эшендә җирле үзидарә органнарына сайланган 58 депутат катнашты. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә куелган иде. Алар барысы да үтәлде. Беренчесе Буа муниципаль районы башлыгын сайлау иде.

- Азат Касыйм улы Айзетуллов өч ел дәвамында район белән идарә итә. Бу вакыт эчендә күп нәрсә эшләнде - район күз алдында үзгәрә,- диде утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин. Ул Татарстан Президенты исеменнән Буа муниципаль районы башлыгы вазифасына аның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатларның яшертен сайлавы нәтиҗәләре түбәндәгечә - барлык 58 депутат Азат Айзетуллов өчен тавыш бирделәр. Аннан ачык тавыш бирү юлы белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары итеп Илдар Фәрит улы Еремеев, муниципаль район башлыгы урынбасары итеп Валерий Николаевич Егоров сайландылар. Утырышта Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә Буа районы башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Совет...