Килдураз һәм Кыят авыллары янындагы күперләр су астында калды (+ фото)
Зөя елгасында бозлар бернинди киртәләрсез агып китсен өчен махсус култыксалары төшерелә торган итеп ясалган күперләр, елдагыча, су астында калды. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Раил Галимов әйтүенчә, аларга керү тыела.
Күперләр янында тыючы юл билгеләре урнаштырылган, киртә куелган, “Волгадорстрой” хезмәткәрләре тәүлек дәвамында кизү тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев