Күл Черкене авылында ДТП: “Хонда” белән “Жигули” бәрелеште
1987 елгы буалы ир-ат идарә итүче "Хонда" автомобиле Буадан Килдураз авылына барганда Күл Черкене авылында хәрәкәт полосасына чыгучы уникенче модельле Жигулига бәрелә. Йорт алдында туктап торган автомобиль йөртүче "Хонда"ның килеп җиткәнен абайламыйча, артка маневр ясап юлга чыкмакчы булган. Нәтиҗәдә ике автомобиль бәрелешә. "Жигули"ның арткы бамперы, крылосы, фаралары , ә "Хонда"ның...
1987 елгы буалы ир-ат идарә итүче "Хонда" автомобиле Буадан Килдураз авылына барганда Күл Черкене авылында хәрәкәт полосасына чыгучы уникенче модельле Жигулига бәрелә. Йорт алдында туктап торган автомобиль йөртүче "Хонда"ның килеп җиткәнен абайламыйча, артка маневр ясап юлга чыкмакчы булган. Нәтиҗәдә ике автомобиль бәрелешә. "Жигули"ның арткы бамперы, крылосы, фаралары , ә "Хонда"ның алгы ягы шактый туза, радиаторына да зыян килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев