Көньяк Осетиядәге хәрбиләр белән ДТПда Буа районы егете дә һәлак булды
19 май көнне Көньяк Осетиядә Цхинвал-Канчавети таулы юлында хәрби офицерлар белән автобус һәлакәткә очрады. Анда 6 офицер үлде, 16сы яраланды. Һәлак булучылар арасында Буа районының Ташкичү авылы егете (Тимбай авыл җирлеге), Казан танк училищесы чыгарылышы, капитан Нәфис Әнәс улы Әхәтов та бар. Төньяк Кавказда һәм Осетия-Грузия конфликтында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы...
19 май көнне Көньяк Осетиядә Цхинвал-Канчавети таулы юлында хәрби офицерлар белән автобус һәлакәткә очрады. Анда 6 офицер үлде, 16сы яраланды. Һәлак булучылар арасында Буа районының Ташкичү авылы егете (Тимбай авыл җирлеге), Казан танк училищесы чыгарылышы, капитан Нәфис Әнәс улы Әхәтов та бар. Төньяк Кавказда һәм Осетия-Грузия конфликтында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Нәфискә нибары 30 яшь иде. Авариягә автобусның тормоз системасы эштән чыгу сәбәпче булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев