Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Коммуналь хезмәт өчен түләгәндә кайбер кешеләрдән комиссия алуны тыю турында карар чыкты

Дәүләт Думасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясе алуны тыю турындагы карарны өченче, йомгаклау укылышында кабул итте. Ул пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм башка гражданнарга кагыла. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Телеграм-каналында сөйләде.

«Кабул ителгән закон нормасы адреслы характерда була. Ул социаль ярдәмгә мохтаҗларга кагылачак. Мондый гражданнар категорияләренең тулы исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк», - дип ачыклык кертте ул.

Володин сүзләренчә, кайбер гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә айлык комиссия чыгымнары сизелерлек була.

Бу эш Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев