Комсомольское — Яльчики — Буа юлы участогын яңартачаклар
Подрядчыга 3,7 км озынлыктагы юл өлешен ремонтларга туры киләчәк.
Анда асфальт катламы алыштырылачак һәм юл читләре ныгытылачак. Эшләрне 1 майда башларга планлаштыралар. Комсомольское — Яльчики — Буа автомобиль юлы мөһим транспорт коридоры булып тора, ул Чувашияне һәм Татарстанны бәйли, дип ассызыклана.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк белгечләр бу трассаның тагын бер участогын яңарткан иде. Аның озынлыгы — 9,4 км.
"Тормыш өчен инфраструктура" милли проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, иҗтимагый һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, барлык тиешле социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, җәмәгать транспортының хәрәкәт составын яңарту хисабына уңайлы маршрутлар санын арттыру. Яңартылган милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев