Бүген, 13 декабрьдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма республикада температура фоны күтәрелә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Явым-төшем ихтималы аз. Юлларда бозлавык була, ди синоптиклар.
Көньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с көч белән фаразлана, урыны белән ул 15-17 м/с (Казанда 15 м/с) кадәр көчәячәк.
Көннең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы -14тән -19 градуска кадәр (республиканың көнчыгышында -22 градуска кадәр, ТР башкаласында -16дан -18 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Нет комментариев