Көрәш буенча Муса Җәлил турниры призерлары арасында буалы якташыбыз да бар
Көрәш буенча Муса Җәлил турниры призерлары арасында буалы якташыбыз да бар
Иске Тинчәле авылында туып үскән, күп тапкырлар район Сабан туе батыры калган Марат Миначев ул. Бүген көрәшче Казан шәһәренең “Зилант” клубы өчен чыгыш ясый. Яр Чаллы шәһәрендә узган әлеге мәртәбәле турнирда 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче урын яулады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев