Корылык булу сәбәпле, Татарстанда ашлык җитештерү 30 проценттан артыгракка кимегән
Татарстанда 2023 елның 1 ноябренә, кукурузны да кертеп, 3,7 миллион тоннадан артык ашлык җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 31,1 процентка азрак, диелә Росстат Россиянең социаль-икътисади хәле турында әзерләгән докладта.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шуңа да карамастан, Татарстан бөртекле ашлык уңышы буенча Идел буе федераль округында икенче урынга чыккан. Бары тик Саратов өлкәсендә генә уңыш күбрәк – 5,7 миллион тоннага якын – җыеп алынган.
2022 ел белән чагыштырганда шикәр чөгендере уңышы 1,2 процентка азрак, ул 1,5 миллион тонна. Көнбагыш буенча 2023 ел Татарстан өчен күпкә уңышлырак булган, барлыгы 278 мең тонна көнбагыш җыеп алынган, бу сан былтыргыдан 69,7 процентка күбрәк.
Моннан тыш, 872 мең тонна бәрәңге алынган, бу 2022 елдагы уңыш күләменең 95,5 процентын тәшкил итә, шулай ук 247,5 мең тонна яшелчә җыелган, бу сан былтыргы күләмнең 90,8 процентын тәшкил итә.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, 2023 ел эссе һәм коры килде. «Ел үзенчәлекле, коры булды. Яз иртә килде һәм чәчүгә керештек. Шуннан соң берничә көн салкын булды. 50 мең гектарга якын көзге культураны югалттык. Кемдер яңадан чәчте, ә кемдер моны эшләмәде», - дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев