Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кошларга язгы ау башланды. Буа районы территориясендә аучыларны кагыйдәләрне бозмаска чакыралар

Татарстанда кыр казларына ау башланды. Ул 11 апрельдән 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ата кыр үрдәкләренә ау 4 апрельдән 6 майга кадәр барачак

Татарстан Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының Буа районы буенча районара бүлеге начальнигы Игорь Иванов сүзләренә караганда, ау сезонында рейдлар оештырылачак һәм барлык кагыйдәләрнең үтәлүе тикшереләчәк. Аучыларны  кыргый кошларны атканда таләп ителгән кагыйдәләр турында тагын бер кат исләренә төшерергә чакыралар. Беренчедән, корал белән дөрес эш итүне, икенчедән, кошларны тиешледән күбрәк санда атарга ярамавы хакында. Бер аучыга кыр казын тәүлегенә ике баштан күбрәк , ә ата үрдәкне 3 баштан күбрәк атарга ярамый.

 

Игорь Иванов белдерүенчә, сезон ачылгач, табигать кочагында читтән килеп ял итүчеләр дә арта. Статистика шуны күрсәтә, ауга чыгучыларның күбрәге читтән килүчеләр– Чуашстан Республикасы, Самара, Мәскәү өлкәләреннән кадәр килүчеләр  тәшкил итә.

Ә Буа районы ау хуҗалыгы сезон вакытында 126 аучыга рөхсәт итүче юллама биргән. Безнең территориядә ау алып барыла икән,  кемнең каян килүенә карамастан,  документлары тәртиптә булырга һәм ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш, ди белгеч.  Рейд вакытында  алкоголь куллану  катгый рәвештә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев