Көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана
Быел 1 октябрендә Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана.
Бу хакта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары, вице-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
«1 октябрьдә көзгә чакырылыш башлана, һәм бүген без аны башлауга багышланган брифинг үткәрәбез. Исегезгә төшерәсем килә, 2025 елгы чакырылыш кампанияләре безнең халыкның Бөек Ватан сугышында җиңүенең 80 еллыгына туры килә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән ел», – диде ул. Цимлянский сүзләрен ТАСС китерә.
Ул ассызыклаганча, көзгә чакырылыш чаралары план буенча уза һәм Украинадагы махсус хәрби операциягә бәйле түгел.
«2025 елның көзгә чакырылыш чаралары, алдагы кебек үк, план буенча уза һәм махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле түгел», – диде вице-адмирал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев