Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Күптән түгел арабыздан киткән Фәния Шәкүровага багышлана

Кадерле редакция! Быелгы көз безнең гаиләгә зур югалтулар алып килде. Башта гомер иткән хатынымның апасы бакыйлыкка китеп барды. Аннары 55 көннән соң хатыным да аның янына киттте .Без бик яшьтән яратышып йөреп өйләнешкән идек. Бик тату яшәп, ике бала тәрбияләп үстердек. Инде алар үзләре дә гаилә корып яшиләр. Хатыным минем...

Кадерле редакция!

Быелгы көз безнең гаиләгә зур югалтулар алып килде. Башта гомер иткән хатынымның апасы бакыйлыкка китеп барды. Аннары 55 көннән соң хатыным да аның янына киттте .Без бик яшьтән яратышып йөреп өйләнешкән идек. Бик тату яшәп, ике бала тәрбияләп үстердек. Инде алар үзләре дә гаилә корып яшиләр. Хатыным минем өлкән яшенә җиткән әниемне дә хөрмәтләп тәрбияләде. Аннары туган нигезебезгә кайтып йорт кордык. Татулык белән шулай гомер көзләребезне бергә үткәрергә уйлаган идек.Тик язмышка алай язылмаган икән шул. Аны сагынуларым турындагы язмамны сезгә дә җибәрәм.

Матур гына тигез яшәгәндә

Канатымны язмыш каерды.

Давылларга каршы бара алмам

Сак белән Сок кебек аерды.

Олыгая барам,нишләргә соң?

Бирүче юк төпле киңәш тә.

Бер кеше дә җиңә алмый икән

Язмыш ,дигән авыр көрәштә.

Ташлап киттең, ялгыз иттең мине

Тормыш диңгезенең ярында.

Ачуланма, алып калалмадык

Тәкъдир язган ана карнында.

Соңгы көнгә кадәр көрәшсәк тә,

Яшәргә бит иде уйларың.

Хыялландык төрле эшләргә ,дип,

Терелерсең, диеп уйладык.

"Алып калалмадың, Җәүдәт, дидең,

Яшем яшерергә уйладым.

"Ал кулымны соңгы тапкыр, дидең,

Мин бит сине сөеп туймадым.

Бар өметем синдә, улым, дидең,

Шөкер өметемне акладың.

Айрат, әни, яратам, дигәч тә

Тормыш мәгънәсен аңладым.

Резидә, кызым, каласың бит, дидең,

Аның кулын учыңа алдың да.

Ни әйтергә белми басып тордык

Катып калдык синең алдыңда.

Килен Миләүшәгә бәхет телим

Төннәр буе мине сакладың.

Яхшылыгың җирдә ятмас, дидең,

Балаларың сине санласын.

Бу дөньяга бары сынау өчен

Ярала шул адәм баласы.

Гөрләп яшәгәндә кем уйлаган

Бер көн аерылып каласын.

Өйгә керсәм, җылы төшми өйгә,

Чәй эчәргә юк шул карчыгым.

Күңелемдә һәркөн ул гына шул

Тырыштыкмы әллә артыгын?

Апа белән сеңел яшәдегез

Гомер буе бергә серләшә.

Илле биш көн вакыт арагызда

Каберегез сезнең янәшә.

Ир кешегә бигрәк авыр икән

Гомер иткән парын югалту.

Йөрәгемнең иң әрнегән мәле

Файда бирмәс һич тә юату.

Җәүдәт Шакүров исеменнән Гөлфия Хөсәенова язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев